Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ябарга ярамый калдырырга

Агымдагы елның 16 мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты 50нче «Карлыгач» балалар бакчасын ябу турында карар чыгарды.



Бу карар районның Осиново авыл җирлегенә караган Новониколаевка бистәсендә яшәүче бакча тәрбиячеләре һәм балаларын әлеге бакчага йөртүче ата-аналарда нәфрәт, кычкырыш-талаш чыгарды. Әмма дә ләкин! 17 мартта бакча стенасының ишелүе белгечләр карарын тагын бер кат раслады - бу уен түгел, кемнеңдер «башына тибеп кенә» бакчаны япмадылар.
- Теләсә кайсы хәлне аңлау өчен тарихка күз салып карарга кирәк. Ә ул түбәндәгечә: әлеге бистә шушы әйләнгеч трассаны төзегәндә вакытлыча салына. Әлеге бакча да шул вакыйгалар карлыгачы. Әмма, ни кызганыч, вакытлы салынганның гомере озын була бездә. Сүз балалар турында бармаса - бер хәл. Әмма закон буенча да, башка әхлакый нормалар буенча да балаларны биредә калдырырга ярамый иде. Бу - КУРКЫНЫЧ! - дип белдерде Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин.
Балалар бакчасына барлыгы 56 бала йөргән, 18 хезмәткәр эшләгән.

Язманы тулысынча газетабызның 21 санында укый аласыз.

Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев