Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңадан очрашканга кадәр!

Яшел Үзәннең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Рәхәт»тә, дөресен әйтим, башка профилакторийлардан бер ягы белән дә аерылмый. Биредә ял итүчеләр, чыннан да, рәхәтләнеп үз сәламәтлеген ныгыта.

Теләсә кайсы коллективның уңышы аның җитәкчесеннән тора. «Рәхәт»не гадел, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булган, бөтен яктан грамоталы Ольга Пыжова җитәкли. Тернәкләндерү бүлеге мөдире Әлфия Субаева ветераннарны елмаеп каршы ала һәм алар барлык яктан да канәгатьләнү алсын өчен хезмәткәрләр эшен дөрес оештыра.
Биредә һәр кешегә шәхси якын киләләр. Шәхси тернәкләндерү программасына социаль көнкүреш, медицина, психологик хезмәт күрсәтү һәм хезмәт терапиясе керә. Биредә шулай ук һәр көнне кан басымын үлчиләр, сәламәтлекне ныгыту буенча консультацияләр бирәләр. Безгә, гомер көзенә керүчеләргә, юрист киңәшләре дә бик ярап куя.
Ә ял итү программасы турында аерым бер язма әзерләргә булыр иде. Җыр белән бөтен авырулар да онытыла. Тәмле ашап, рәхәт ял итеп, дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытабыз без монда!
Коллективның һәр белгече өлкән кешеләргә бөтен йөрәк җылысын бирүче, үз эшен чиксез яраткан кешеләр. Шуңа күрә берсе турында язып, икенчесен берничек тә калдырып булмый. Әнә бит, өлкәннәрнең ял итү вакыты төгәлләнгәч тә, «хушыгыз! димиләр, «яңадан очрашканга кадәр!» дип саубуллашалар. Ә өлкән кешегә күпме кирәк инде - бер җылы сүз дә искиткеч зур шифа.
Ринат Шәрипов,
Яшел Үзән ветераннар советының «кайткан» пенсионерлар» төркеме активисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев