Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елга – яңа күпер аша!

Акъегет авыл җирлеге соңгы арада бик актив яши әле, җәмәгать. Журналистларның ул яклардан, иң ерак авыл булса да, кайтып кермәвенең сәбәпләре дә юк түгел.

Районыбызның зур авылларының берсе Акъегет Яңа ел бәйрәмен күңелле вакыйгалар белән каршы ала. Чишмә урамында авыл өчен бик тә мөһим булган күпер ачылды. 70нче елларда ук төзелгән күперне кечкенә дип әйтеп булмый: озынлыгы - 14, ә киңлеге 6,5 метр. Һәм ул нык искергән, авария хәлендә була.
- Бүшәрмә елгасы аша төзелгән күпер 610 мең сумга төште. Бу 2014-2015 елларда халыктан җыелган үзсалым акчасы. «Анта-Рекс» фирмасы 10 көн дигәндә төп эшне ахырына кадәр башкарып чыкты, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Сәлим Шәмсиев.
Күпер ачу тантанасын авыл халкы бергә җыелып, зур бәйрәм итеп уздырды. Акъегетлеләрне котларга район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев та кайт­кан иде.
- Соңгы вакытта Акъегет авыл җирлеге сөендерә әле безне. Тырышсаң, бар да була, бүгенге чара шуның ачык мисалы. Сез башка авылларга да үрнәк күрсәтәсез, - диде ул авыл халкын бәйрәм белән котлап.
Авылда һәр эшне башлап, күңелен биреп йөргән активистлар - Вәлиәхмәт Сираҗетдинов, Әлфия Җаппарова, Рәйсә Борһанова район башлыгы Александр Тыгинның Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгының да Рәхмәт хатларына лаек булучыларны котлыйбыз. Ә бәйрәмгә килгән һәркемнең кәефе шәп иде бу көнне. Зарыгып көтеп алган йомшак кар астында пешкән коймак, шашлыкның ничек тәмле икәнен белсәгез икән! Менә шулай, Акъегет халкы кайнар чәй белән җылынып, биеп-җыр­лап, күңел ачты. Яңа маймыл елын барчабызга да шундый күтәренке кәеф, матур эш-гамәлләр белән каршы алырга язсын иде. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, дуслар!
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X