Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел ялларында җәмәгать тәртибен бозучылар булмаган

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында полицейскийлар эшенә йомгак ясалды. Җитәкчесе Айрат Ханбиков билгеләвенчә, чыршы һәм Раштуа бәйрәмнәрен билгеләгәндә җәмәгать тәртибен бозу очраклары теркәлмәгән.

- 1 гыйнвар төнендә авыл һәм шәһәр территориясендә 100гә якын хезмәткәр җәмәгать тәртибен саклады, - дип сөйли Айрат Ханбиков. - «Авангард» стадионындагы һәм Королев урамындагы чыршы бәйрәмнәрендә 13 меңгә якын кеше булып китте. Авыл җирлекләрендә - 3600ләп кеше. Раштуа бәйрәмен билгеләү өчен 17 мең кеше чиркәү һәм монастырьга килде. Бәйрәм көннәрендә патруль-пост нарядлары, офицер патрульләре көчәйтелде. Профилактика максатыннан чыгып, административ күзәтчелек астындагы 58 кешене тикшердек. Һәм шуларның яртысының суд билгеләгән чикләүләрне үтәмәве ачыкланды.
Бу көннәрдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 154 административ беркетмә төзелгән. Шуларның 36сы вак-төяк хулиганлык кылган, 24е алкогольгә каршы законны үтәмәгән, 28 кеше штрафын вакытында түләмәгән.
Гыйнварның беренче декадасында район һәм шәһәрдә 21 җинаять кылынган. Чапаев урамындагы тулай торакта 25 яшьлек ир 48 яшьлек дустына пычак кадаган.
1 талау һәм 8 урлау булган. Полиция хезмәткәрләре Казаннан килгән 17 һәм 18 яшьлек ике егетне Воронино авылында парковкада торган «КамАЗ» автомобиленнән ике аккумулятор урлаганда тоткарлаганнар. Патруль-пост хезмәте полицейскийлары «Тургенев-Украинская» гаражлар җәмгыяте территориясен тикшергәндә ике шикле егетне тотканнар. Хәзер аларның гаражлардагы урлауларга катнашы тикшерелә.
Яшел үзәнлеләрнең банк карталарыннан акчалары «югалу» дәвам итә. «Мобиль банк» хезмәте аша өч кешенең хезмәт хакы һәм пенсия картасыннан 26 мең сумга якын акчасы мошенниклар кулына күчкән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре М-7
трассасының 755нче чакрымында Чувашиядә яшәүче йөрткән иномарканы туктаткан. Йөртүченең кенәгәсе ялган булуын ачык­лаганнар. Юлларда барлыгы бу көннәрдә кешеләр имгәнгән 3 ДТП чыккан.
Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев