Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа буын эшчене үстерә бел!

Хәзерге яшьләр, нишләптер, завод эшен өнәмиләр. Иртә таңнан кичке караңгыга хәтле йөрергә мәҗбүр булсалар да, Казанга барып хезмәт итүне кулайрак күрәләр. Югыйсә, безнең шәһәр предприятиеләрендә дә эш табарга була. Иң күбе «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте эшчегә ихтыяҗлык кичерә. Заказ артыннан заказ алып тора завод, эшлә дә эшлә...

Хәзерге яшьләр, нишләптер, завод эшен өнәмиләр. Иртә таңнан кичке караңгыга хәтле йөрергә мәҗбүр булсалар да, Казанга барып хезмәт итүне кулайрак күрәләр. Югыйсә, безнең шәһәр предприятиеләрендә дә эш табарга була.
Иң күбе «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте эшчегә ихтыяҗлык кичерә. Заказ артыннан заказ алып тора завод, эшлә дә эшлә генә. Тик предприятиенең кадрлар әзерләү бүлеге заводны хезмәткәрләр белән тәэмин итә алмый. Замана үзгәрүен истә тотып, яңа чаралар күрергә кирәк аларга.
Менә завод «Балалар иҗат үзәге»ннән балаларны үзенә чакырган. Беренче итеп, музейга алып керделәр аларны. Музей әйбәт оештырылган үзе. Тик балалар завод тарихын сөйләүчене мөкиббән китеп тыңлады дип әйтеп булмый шул. Кесә телефоны белән уйнавы кызыклырак бит. Гомумән, хәзерге компьютер заманында яшьләрне музей белән шаккатырып буламы инде! Моны гына аңларга тиеш иде лә кадрлар бүлеге хезмәте.
Алмаш тәрбиялим дисәң, беренче чиратта, ярдәм итәргә кирәк әлеге үзәккә. Анда эшләүче мөгаллим Юрий Прокофьев әйтүенчә, «Балалар иҗат йорты» предприятие ярдәменә мохтаҗ. Әйтик, хәзерге заман материаллары белән ярдәм итсәләр, яхшы булыр иде. Аларны кулланып, замана очкычларының һәм корабльләренең модельләрен ясарлар иде оста куллылар. Әйе, заводка килгән балалар төркеме шундый эшләр белән мавыга икән. Павел Басов һәм Миша Басов үзләре ясаган судно модельләрен музейга да бүләк иттеләр менә. Хәзер инде «Балалар иҗат йорты» үзәге, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, заводтан бүләк өмет итәргә хаклы.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X