Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәяү йөрүең хәерлерәк

Ел башыннан бирле 900дән артык электр самокатыннан файдаланучы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

2021 елда гына да рес публика юлларында электр самокатларында йөрүчеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 10 кеше имгәнгән.

Татарстан Сәламәтлек сак лау министрлыгы мәгъ лү матларына караганда, электр самокатлары кул лану нәтиҗәсендә төрле җә рә хәтләнүләр алган 900гә якын ке шегә медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Әлеге саннарга карап, бу төр транспорт чарасының уңайлы булуына караганда, куркынычы күбрәк икәнлегенә инанасың. Үзйөрешле тәгәрмәчтән инвалидлык коляскасына да күчүең бик ихтимал. Модага иярергә теләсәң, башта юл йөрү кагыйдәләрен һәм шушы самокат дип аталган чарада йөрергә өйрәнергә кирәк. Тротуарда җәяүлеләрне үзең бәрдерүең, машина юлында сине бәрдерүләре бар. Кыс ка сы, электр самокатын да җил дереп йөрергә яра ту чы лар җәяүлеләргә дә, авто мобильчеләргә дә куркыныч тудырудан туктамаячак әле.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык электр самокатыннан файдаланучыны җаваплылыкка тарткан. Ка гый дәләрнең иң еш бозу очраклары машиналар йөргән урыннарда, җәяүлеләр ки чүеннән хәрәкәт иткәндә, җайга салынулы җәяүлеләр кичү юлын светофорның тыю сиг налына чыкканда тер кәлгән.

Дәүләт автоин спек ци я се электр самокатларын һәм башка шундый ук җайланмаларны юллардан читтә, ябык тер риторияләрдә һәм моның өчен махсус билгеләнгән участокларда кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев