Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әй, язмыш, язмыш...

Әниемнең язмышы катлаулы да, гыйбрәтле дә.

Сугыш чоры балалары кичергән авыр­лыклар аны да читләтеп үтмәгән. Өстәвенә, әнисе Хәйрикамал әбине төрмәгә алып китәләр. Бабай күпме генә үтенеп, үзен алып китүләрен сораса да, ишетергә теләмиләр. Әниемә ул чакта 13 яшь була. Ул гаиләдә өченче бала, әтисе җиде бала белән кала, иң кечесенә бары 2 яшь кенә була. Әбием 42 яшендә сигезенче баласын тапканда төрмәдә җан бирә.
Әнием Наҗия Әбраретдин кызы Кадыйрова кечкенәдән тырышлыгы, белемгә омтылышы, зирәклеге белән аерылып торган. Күгәйнең җидееллык, аннан Норлат мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казанда химия, биология укытучысы белгечлеге буенча читтән торып, югары белем алган. 
Хезмәт юлын районыбызның Мамадыш-Әкил авылында башлап җибәрә. Авыллар арасын зур урман аерып тора. Әни көн саен шул юлны ялгызы гына үткән бит, дип уйлап куям хәзер. Татар Танае, Олы Шырдан мәктәпләрендә балаларга белем биргән. Кияүгә чыккач, туган авылы Күгәйдә сигезьеллык мәктәптә педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Укучылары аны таләпчән, шул ук вакытта гади, ярдәмчел, гадел, бала җанлы булуын искә алып сөйлиләр. «Үзенең фәннәренә карата кызыксыну, табигатькә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, ничәмә-ничә буын балаларын олы тормыш юлына чыгарган яраткан укытучыбыз ул Наҗия апа», – дип сөйләгәннәрен еш ишетәм. 
Кичләрен әниемнең дәфтәр тикшереп, дәрес планнарын төзеп утыруын күзәтү – балачак хатирәләренең иң якты мизгеле ул. Миндә укытучы булу теләге дә әниемнән күчкән, күрәсең. Шатлыкта да, кайгыда да әнием җыр суза торган иде: «Әй, язмыш, язмыш, аерма мине, туган җиремнән, туган илемнән...» Әйе, ул үзенең тормыш ямен, яшәү дәртен, яраткан хезмәтен, күпсанлы укучылары хөрмәтен туган җирендә тапты.

Гөлүсә Кәбирова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев