Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өй салуның ние бар...

Олы Якегә барган саен, зур, яңа, ике катлы йортларның артуын күреп, гаҗәпкә калып кайтабыз. Шунысы куандыра: монда тормыш гөрли, яңа гаиләләр йорт салып, башка чыга.

Йорт салуның ние бар, мүк­лисе дә чутлыйсы, дип әйтүе ансат булса да, бүгенге көндә бу эшне башкарып чыгу, ай-һай, җиңелләрдән саналмый. Закировлар гаиләсе дә шушы җылы өйләренә чыкканчы күпме тир түккәннәрен, ничә төн йокламый план корганнарын үзләре генә белә. Авырлыклар алдында баш ия торганнардан түгел шул алар. Дамир белән Лилия икесе дә Олы Якедә туып үскән. Дүрт ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып яши башлыйлар. Бу вакытта Лилия медицина училищесында укый торган була. Ел ярым шәһәрдә яшәгәннән соң, бала да тугач, яшьләр туган якка кайтырга ният кыла.
- Икебезнең дә күңеле авылга тартты. Кайда да матур яшәр өчен тырышырга кирәк, - ди Лилия үзе дә.
Шулай итеп, Закировлар Дамирның әти-әнисе янына кайтып төпләнә. Нәкъ шул чакта, йортлары иске булгач, яңасын төзү турындагы идея белән яна башлыйлар. Шул йорт белән янәшә генә урында 2009 елда фундаментын салып куялар. Олы эшкә керешүләрен белеп, авыл җирлеге дә ярдәм кулы сузарга ашыга.
- Авылда яшәүче, 30 яшькә кадәрге белгечләргә йорт салыр­га булышучы программа турында белгәч, тырышып аның артыннан йөри башладык. Бик күп чабарга туры килсә дә, алдык без аны. Ул акча тулысы белән эчке эшләргә кереп китте. Авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага рәхмәт, - ди Лилия.
Бу зур хезмәтне үзең генә башкарып чыга алмавың көн кебек ачык. Әле дә ярый Олы Якедә халык бердәм.
- Бу авылда шундый күркәм гадәт бар, урамыңда кем дә булса төзелеш эшенә керешә икән, сиңа ничек тә булса ярдәм итәргә ашыгалар, хәтта осталарны ашатыр өчен ризыкка кадәр пешереп керәләр. Безгә дә туганнар, күршеләр, авылдашлар нык булышты, рәхмәт яусын, - дип сөйли Лилиянең әнисе Нурия апа Мостафина.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 31нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев