Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әй, кәҗә генә!» димәгез...

Кәҗә дип йөрткән хайваныбызга бик үк җитди карамыйбыз без. Юкка. Әнә зирәк Көнчыгыш халкы тулы бер елның хуҗасы иткән кәҗәне. Ат елы артыннан ук билгеләгәннәр әле. Димәк ки, аның әһәмияте бахбайлардан бер дә ким түгел.

Шулай да кәҗә асраучылар бар. Яңа 2015 ел - Кәҗә елы икәнен истә тотып, без шундый үҗәт кешене эзләп районга чыктык. Һәм таптык. Кем дип уйлыйсызмы? Олы Ачасыр авылы җирлеге башлыгы Равил Кадыйров асрый икән ул малкайларны. Башлык һәр эштә дә алдан бара, дисәк тә, арттыру булмас, мөгаен. Һәрхәлдә, аның эшен үрнәккә куярлык. Кеше сәламәтлеген ныгыта ич кәҗә сөте. Мисалга, кечкенә балаларны аллергия чиреннән коткара. Гаҗәп, әллә ни мәшәкатьле дә түгел икән кәҗә асравы. Хәер, хуҗа үзе менә ничек сөйләде:

- Мин 2009 елдан бирле асрыйм аларны. Сыер карарга вакыт калмый башлагач, ансын бетереп Бузайдан ике кәҗә алып кайттым. Хәзер бишне тотам. Шул дәвердә унлап кәҗә бәтиен сатып җибәрдем инде. Беренче итеп шуны әйтим: алар мине эштән аермый. Бусы бик мөһим, миңа еш кына өйгә соңарып кайтырга туры килә бит. Каравы мәшәкатьле түгел. Сарайда аларга махсус урын әзерләдем. Тактадан ясалган сәкедә йоклыйлар кәҗәләрем. Ашау- эчүләре янәшә генә. Ашауга килгәндә, талымсыз үзләре. Хәтта, Яңа ел бәйрәменнән соң чыгарып аткан чыршыларны да кимерәләр. Кышка җир пае өчен бирелгән фураж һәм үзем чапкан печән җитә. Җәй көне чәчәкле үләннәр чабыр­га тырышам. Эшемнең әҗере - сөт. Аны, күбесенчә, өйгә килеп алып бетереп баралар. Нигездә, ата-ана үзләренең балалары өчен ала. Табиб кушты дип сорыйлар. Аллергияне дә җиңә бит кәҗә сөте. Нарасые терелгәч, шатланып киләләр, рәхмәт әйтәләр. Олы кешегә дә файдасы зур, бик туклыклы да. Мин үзем дә эчәм аны, сөтле чәй эчәргә яратам. Аннары диета тоткан кешегә аның ите дә килешә. Хәзер мин ялгыз түгел инде, миңа карап, авылда кәҗә асраучылар ишәя. 2015 ел - Кәҗә елы, диләр, Яңа ел белән котлыйм сезне!

Ильяс САЛИХҖАН

Тулырак язманы газетабызның 98нче саныннан укый аласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев