Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәй айларында һава температурасы нормадан артык булмаячак, дип фаразлый белгечләр

"Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, апрель аеннан алып җәй дәвамында Татарстанда һава температурасында нормадан тайпылышлар булмаячак.

Апрельдә ул уртача 4,4 градусны, майда 13 градусны, июньдә 16,9 градусны, июльдә 19,1 градусны, августта исә 16,8 градусны тәшкил итәчәк.

Сентябрь аенда һава температурасы нормадан югарырак булуы көтелә: быел ул уртача 11 градусны тәшкил итәчәк, дип фаразлый белгечләр.

Явым-төшемгә килгәндә, җәй айларында шулай ук ул нормада булачак. Сентябрьдә дә явым-төшемнәрдә нормадан тайпылыш көтелми, дип хәбәр ителде бүген ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендәге матбугат конференциясендә. "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X