Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вәсилә Фәттахова белән хушлашу...

Бүген якыннары һәм яраткан тамашачысы - Башкортостан һәм Татарстанның меңләгән кешесе җырчы Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озата.

26 гыйнвар көнне 36 яшендә Вәсилә Фәттахова газизләрен - тормыш иптәшен, улын һәм яңа туган кызын калдырып, мәңгегә күзләрен йомды. Вәсилә белән хушлашу бүген Башкорт дәүләт филармониясендә үтә. Ул Уфа зиратына җирләнә...

Әлегә кадәр Башкортостан һәм Татарстанның атказанган артистының ни сәбәпле үлеме турында җаваплы оешмалар тарафыннан рәсми хәбәр җиткерелми. Башкортостанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәткәре Светлана Кускарбекова "ТАСС" агентлыгына хәбәр итүенчә: "Диагноз, табиб серенә нигезләнеп, туганнар рөхсәтеннән башка ачып салынмый", - дип белдергән.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X