Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...

Кичә, 26 гыйнварда, Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерә. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...


Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова бала тудыру йортында бала тапканда җан биргән, диелә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде. Сынауларга бирешмичә, якты хыяллар белән яшәде. Тырышлыгы аркасында зур уңышларга иреште.


Яраткан җырчыбыз Вәсилә... Урының җәннәттә, оҗмах түрләрендә булсын! Синең "Туган як", "Ялгыз миләш", "Ач әле йөрәгеңне", "Кыз бала" һәм башка җырларың мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев