В.Путин: “Украина белән сугыш көтәргә кирәкми”
Аңа кадәр беркайчан да барып җитмәс дип өметләнәм, дип өстәде РФ Президенты.
Россия Президенты Владимир Путин «Россия-1» телеканалына әңгәмәсендә, Украина белән сугыш көтәргә кирәкми, дип белдерде.
"Мондый апокалиптик сценарий мөмкин түгел, аңа кадәр беркайчан да барып җитмәс дип өметләнәм", - диде ул.
Путин, Украина Президенты Петр Порошенконың Кырымны кире кайтару турындагы ниятен шәрехләп: "Ниндидер территорияләрне кайтаруга килгәндә, бу реванш характерындагы әйберләр һәм эш ниндидер территорияләрне каядыр кайтаруда түгел", - дип белдерә «Интерфакс». «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев