Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне күчерергә кирәк

Белгечләр илнең Төп законына үзгәрешләр турында тавыш бирүнең яңа датасын билгеләячәк.

Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүен яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен күчерделәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. "Тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм", - дип билгеләде Путин.

Элегрәк гражданнарның иминлеге өчен тавыш бирүне күчерү ихтималы турында РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте. Илнең төп документына кайбер төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балаларны яклау һәм гаилә кыйммәтләрен, социаль гарантияләрне, арзанлы һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев