Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Богатырев абруйлы премиягә лаек булды

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә Салих Япеев премиясе белән Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Владимир Богатырев бүләкләнде.

Мондый исемдәге премия ике ел элек Татарстан МВДсының ветераннар советы инициативасы белән расланган иде. Чирек гасыр дәвамында Татарстан эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән Салих Япеев хөрмәтенә билгеләнгән әлеге премия алу өчен һөнәри сыйфатлардан тыш, коллектив хөрмәтен дә яуларга кирәк. Быел Татарстан Республикасы эчке эшләр министры әмере белән, шәхси составны тәрбияләүгә, буыннар традицияләрен дәвам итүгә өлеш керткән, ветераннар, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырткан өчен, ике җитәкчегә бирелеп, шуларның берсе отставкадагы полиция полковнигы Владимир Богатырев булды.
Владимир Иванович үзенең 40 ел гомерен законга хезмәт итүгә багышлаган кеше. Органнарга ул 1975 елда Казанның Ленин районы эчке эшләр бүлегенең медицина айныткычына милиционер булып килә. Шуннан бирле бөтен гомерен шушы һөнәргә багышлый. 1993 елдан бирле - 22 елдан артык, Богатырев Яшел Үзән эчке эшләр бүлеген җитәкли. Бу елларда бүлекчә барлык күрсәткечләр буенча алда бара.
- Уңышлы эшләүнең сере - кешеләрдә һәм коллективта. Әгәр дә коллективны дөрес тупласаң, эшең дә әйбәт бара дигән сүз, - ди коллегиядә лаеклы ялга озатылган Владимир Иванович.
Лилиана Куликова, эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев