Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вирус вампир түгел, сарымсактан да курыкмый

​​​​​​​“Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль сәламәтлек саклау бюджет учреждениесенең (ФБУЗ) Яшел Үзән филиалы биргән мәгълүматларга караганда, 2019 ел башыннан Яшел Үзән районында 3348 кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) очрагы теркәлгән.

Шуларның 2208е – балалар, шул исәптән ике балага грипп диагнозы куелган.

Узган ел 21652 ОРВИ факты теркәлгән булса, шуларның 15228е – балалар. 20 грипп очрагы ачыкланган (10 бала).

Район һәм шәһәр халкының 42 проценты дәвалау учреждениеләрендә гриппка каршы бушлай вакцинацияләнгән. Нигездә “Совигрипп”, “Гриппол+”, “Гриппол”, “Ультрикс” вакциналары ясалган.

– Гриппка каршы вакцинопрофилактика ел саен уздырылырга тиеш, чөнки вирус штаммалары үзгәреп тора, – дип кисәтә гомуми гигиена табибы Надежда Костюк. –Шул сәбәпле  составына көтелгән вирус штаммалары кертелгән  вакцинаның яңа партияләре чыгарыла. Вирус ул – вампир түгел, сарымсактан  курыкмый. Үсемлекләрнең эфир майларында булган фитонцидлар бактерияларне һәм гөмбәләрне һәм кайбер гади микроорганизмнарны гына үтерә ала. Шуңа күрә салкын тию һәм грипп профилактикасына комплекслы карарга кирәк.

Белгеч фикеренчә, профилактика чараларының дөрес комплексы – бу, беренче чиратта, яшәү рәвешен һәм туклануны җайга салу һәм шуннан соң гына халык чараларын яисә дару препаратларын кулланырга була.

Салкын тию һәм гриппка каршы көрәшү өчен иммунитетны ныгыту буенча сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән чаралар комплексы кирәк.

Инфекциягә каршы торырга прививкалар, вируска каршы чаралар һәм витаминнар ярдәм итә. Вакцинация һәр очракта да  инфекциядән саклый алмый, әмма  авыруны җиңеләйтә, үлем очракларын кисәтә. Әмма болар гриппка гына кагыла. Башка ОРВИлар өчен әлегә вакциналар уйлап табылмаган һәм аларның 300 төренә каршы көрәшә алырлык вакцина табып бетерү мөмкин дә түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев