Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Видеорегистратор кирәкме-юкмы?

– Машиналарында видеорегистратор булмаса, автомобиль йөртүчеләргә штраф салына алынуы турында мәгълүмат булган иде. Бу чынлап та шулай булырмы икән? Шуңа аңлатма бирсәгез иде. Алмас Галиев.

Ачыкланганча, машинада видеорегистратор булмаган өчен штраф кертелү турында закон проектын  Дәүләт Думасы кайбер сәбәпләр аркасында  әлегә кабул итмәгән. Әмма  бу файдалы атрибутның куллану өчен мәҗбүри булуы бик мөмкин. Чөнки хәзерге вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каралуында  булган яңа закон проектында шул хакта әйтелгән. Проект инициаторлары фикеренчә, видеорегистраторлар куллану юлларда хәлләрне яхшыртырга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Әлегә видеорегистратор куллану-кулланмауны машина хуҗасы үзе хәл итә. 
Бу инициативага автозаводларның кушылуы да бик ихтимал. Ул вакытта машиналар  конвейердан ук видеофиксация системасы белән коралландырылып чыгарылачак.  Мондый яңалыклар тау артында түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X