Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ветераннар советы башында – Тәлгать Гыйззәтуллин

Муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы пленумында совет рәисе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин сайланды, ә моңа кадәр совет рәисе булып эшләгән Валентина Перфильева, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, вазифаларыннан азат ителде. 50 меңгә якын шәһәр һәм район пенсионерын берләштергән ветераннар советы 15 майда Горький исемендәге мәдәният үзәгенә үзенең...

Муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы пленумында совет рәисе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин сайланды, ә моңа кадәр совет рәисе булып эшләгән Валентина Перфильева, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, вазифаларыннан азат ителде.
50 меңгә якын шәһәр һәм район пенсионерын берләштергән ветераннар советы 15 майда Горький исемендәге мәдәният үзәгенә үзенең чираттагы отчет пленумына җыелган иде. Пленумда, һәрвакыттагыча, башкарылган эшкә йомгак ясалды. Совет рәисе Валентина Перфильеваның ярты сәгатькә исәпләнгән доклады саннарга да, фактларга да бай иде. Ул ветераннар оешмасының төзелү тарихын һәм эшчәнлеген бәян итеп кенә калмыйча, уңышлар һәм киләчәккә планнар, шәһәр һәм район предприятие­ләре җитәкчеләре, шулай ук яшьләр оешмалары һәм студентлар белән тыгыз бәйләнештә эшләүләре турында тәфсилләп сөйләде һәм аларга зур рәхмәтен җиткерде. Төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашулары турында да әйтеп китте.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары советының эшчәнлеге турында укучыларыбыз хәбәрдар. Соңгы елларда алар башкарган эшне санап чыгу мөмкин дә түгел. Ул бихисап. Производствоның төрле тармакларында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар шәһәр һәм район тормышында актив катнашып, халыкны борчый торган үтә четерекле проблемаларны власть органнары вәкилләренә җиткерү белән беррәттән, аларны чишүдә башлап йөри. Ветераннар, яшьләр, үсеп килүче буын белән эшләүгә аеруча зур игътибар биреп, мәктәпләрдә - укучылар, махсус урта һәм югары уку йорты филиалы студентлары белән аралашуга зур игътибар бирергә тырышты. Һәр бәйрәмдә, һәр чарада ветераннарның башлап йөрүен әйтергә кирәк. Конференциядә чыгыш ясаучылар да - ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Рес­публикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, 9нчы лицейның тарих укытучысы Әхәт Садриев һәм башкалар да (барысы унга якын кеше чыгыш ясады) ветераннар советы эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Район башлыгы Александр Тыгин, ветераннар советында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, Валентина Васильевнага рәхмәтен белдереп, аңа ветераннар советының мактаулы рәисе вазифасын тәкъдим итте һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.
Район башлыгы да, пленум эшендә катнашкан Казан кунаклары да шәһәр һәм район тормышында актив катнашучы бер төркем хезмәт ветеранына Мактау грамоталары тапшырды.
Пленумда Валентина Васильевнаның үзен эштән азат итүне сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде, ә рәис урынына тәкъдим ителгән Тәлгать Гыйззәтуллин кандидатурасын ветераннар бердәм яклады. «Растим патриотов России» конкурсында катнашуга әзерлек яңа сайланган рәиснең беренче зур эше булачак.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев