Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Венер Сәлимов сөйгән кызы белән аерылышуның сәбәбен атаган

- Венер, узган ел Питрәч районындагы "Царево" бистәсеннән фатир алган идең. Күчендеңме әле?

- Әйе, ипотекага алдым, бүген шунда яшим. Әти-әниләр, дуслар ярдәме белән ремонт эшләрен үзем очлап чыгып киләм. Монда рәхәт, тыныч. Фатирлар да яхшы. Казанга да якын. Алырга "стоит"!

- Фатир булгач, өйләнәсе генә калган инде хәзер!

- Әле миңа язган кыз күренми. Алты ай яратып йөргән кызым белән ташлаштык. Үзебезчә туйлар турында сөйләшә башлаган идек инде. Моны яшьлек хатасы дип кабул итәм. Икебез дә гаепле. Бер-беребезгә юл бирмәдек, ишетмәдек, тыңламадык. Абыйлары белән хәзер дә аралашабыз. Дуслар гына да түгел, туганнар кебек якын мөнәсәбәттә без.

- Әле күптән түгел генә бергә Кырымга барып кайттыгыз бугай?

- Шуннан кайткач озак йөрмәдек инде. Бик ярата идем. Булачак хатыным кебек күрә идем.

- Венер, соңгы арада ИлГәрәй белән иҗади тандем булдырдыгыз. Сез күптәнге дуслармы?

- Лаеш районының Хәерби авылында очраклы гына концерт куярга туры килде. Әйбәт чыкты кебек. Шуннан уйлаштык та бергәләп концерт программасы эшләргә булдык. Тормышта да, сәхнәдә дә ИлГәрәй яхшы дус. Кеше белән сүзгә килергә, гомумән, яратмыйм. "Рәвешләр" юмор театры белән яхшы аралашабыз. Илназ Баһ белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

- Сине еш кына әрмән малае дип йөртәләр. Тамырларың Әрмәнстан белән бәйлеме әллә?

- Тумышым белән Әгерҗе районының Кырынды авылыннан мин. Каралыгым белән әтигә охшаганмын. Элегрәк аны да әрмән белән бутыйлар иде.

- Венер, синеңчә халыкка танылу өчен нинди сыйфатлар кирәк?

- Мин сәхнәгә чыккач бөтен энергиямне тамашачыга бирергә тырышам. Танылу өчен тырышлык һәм астыртынлык кирәк.

- Синдә алар бармы?

- Барысы да бар.

Чыганак - Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев