Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Велосипедчыларны чакырабыз! Сезне бүләкләр көтә!

Гаилә институтының нигезен тәшкил итәрлек җаваплы әти темасына җәмгыять игътибарын җәлеп итү, ир-ат - әтинең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан 16 июль көнне велосипед узышлары булачак.

Аны «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзәндәге бүлегенең шулай ук яшьләр эшләре һәм спорты буенча идарәсенең башкарма комитеты оештыра.
Вело-ярышның маршруты: Яшел Үзән стеласы - Горький исемендәге мәдәният үзәге.
10:00 - 10:30 - катнашучыларны теркәү һәм инструктаж үткәрү;
10:30 - 11:00 - маршрут буенча старт;
11:00 - 12:00 - вело-узышны йомгаклау, дәрәҗәле кунаклар, велотриалистлар, иҗат төркемнәре чыгышлары.
Велосипед ярышында 16 яшьтән олырак, үзенең төзек велосипеды булган һәркем катнаша ала (16 яшькәчә балалар үзләренең бары тик законлы әхелләре белән яки оешкан группа составында гына катнаша).
Бу узышта катнашу өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә 8 (84371) 4-22-52 телефоны буенча шалтыратып һәм zelenodol@tatedinros.ru электрон почтасында теркәлергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев