Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево тоннеле

26 май көнендә Васильевоның Космонавтлар урамындагы 59нчы йорт янында Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре журналистлар катнашында юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларга каршы тору максатыннан чыгып, "Тоннель" операциясе уздырды. Анда 100гә якын автомобиль тикшерелде.

-Чара барышында 19 кагыйдә бозу очрагы теркәлде, - дип сөйли бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - "ВАЗ-2112" автомобилен йөртүче 50 яшьлек ир руль артында исерек иде һәм ул шаһитлар каршында да медицина тикшерүеннән баш тартты. Ир үзенең бу тәртибен кичтән сыра эчүе белән аңлатты. Автомашина штраф тукталышка куелды. Хәзер ул бер ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

"ВАЗ-2107" автомобилен йөртүче 16 яшьлек яшүсмер дә тоткарланган. Аның машина йөртү кенәгәсе булмаган, автомәктәптә укый. Аның да автомашинасы штраф тукталышка куелган. Аңа хәзер 5 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр штраф түләргә, шул ук вакытта эвакуатор хезмәтенә һәм штраф тукталыш өчен түләргә туры киләчәк. Өстәвенә, административ материал балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча бүлеккә җибәрелеп, ата-аналары җаваплылыкка тартылачак.

"Лада-Гранта", "ВАЗ-2115", "Лифан" автомобилен йөртүчеләргә машина тәрәзәләрен тонировкалаган өчен 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

-Өч машина йөртүчегә балаларын балалар җайланмасыннан башка йөрткән өчен - 3 мең сум, ике машина йөртүче автокресло була торып та, балаларына каеш бумаган өчен штраф салынды. "ВАЗ-2114" һәм "ВАЗ-2101" автомобильләрен йөртүчеләр каешны үзләре кимәгән иде. Аларга 1000 сум һәм ОСАГО иминлек полисы булмаган өч кешегә 800 сум штраф билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев