Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бистәсе тирәсендә теплоход көймә белән бәрелешкән [фото]

68 һәм 31 яшьлек ир-атларның балыкка баруы чак кына фаҗига белән тәмамланмаган.

18 августта ир-атлар иртән көймә белән балык тотарга чыгып китә. Алар теплоходлар йөри торган юлга чыкмыйча, Васильево бистәсеннән ерак түгел бер урында туктыйлар.

Озак та үтми, узып баручы плавкран көймәгә бәрелә. Нәтиҗәдә, көймә әйләнеп каплана һәм ир-атлар су астында кала. Күпме генә ярдәмгә чакырсалар да, теплоход юлын дәвам итә.

Бәхеткә каршы, талчыккан ир-атларны ярдагы коткаручылар күреп ала һәм ярдәмгә ашыга. Балыкчыларга зыян килми.

Хәзер вакытта әлеге хәл буенча тикшерү эшләре алып барыла. Кайбер чыганакларда теплоход йөртүчесе исерек булган дигән фикер дә бар.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев