Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Вакансияләр маркеты»на чакырабыз

2021 нче елның 17 нче апрелендә «Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә «вакансияләр маркеты»дигән гомумшәһәр чарасы үткәрәчәк.

Чара 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Королев ур., 1А йорт («Мирный»бизнес-үзәге бинасы) адресы буенча узачак.
Шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк:
- "Икар ЛТД" ҖЧҖ
- "Йомшак контейнерлар фабрикасы” ҖЧҖ
- "Регион-Пронтех" ҖЧҖ
- "Акварель Групп” ҖЧҖ
- «Ак Барс" ПК ҖЧҖ
- «ЗП Эра" АҖ
- «Яшел Үзән икмәк комбинаты " ЯАҖ
һәм башкалар катнаша.

Килүчеләрнең:
Предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән очрашу;
Вакансияләрнең эш режимы, хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат алу;
Эшкә урнашу өчен анкетаны тутыру;
Хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультация алу;
Өстәмә һөнәри белем бирү программалары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру буенча консультацияләр алу;
Пенсия фонды вәкилләре консультациясен алу мөмкинлеге булачак.

"Вакансияләр маркеты" эшсезләргә генә түгел, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшне алыштырырга теләүчеләргә дә исәпләнгән.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84371) 5-54-02
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X