Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ваемсызлык бәясе – ике бала гомере

18 гыйнварда Васильевоның Западная урамындагы йортта бәла чыга. Коридордан чыккан янгынны хуҗалар үзләре күрә. Яшь ир 2 айлык кызын алып чыгып өлгерә, 21 яшьлек хуҗабикә дә чыга. Әмма аларның өйдә тагын ике һәм биш яшьтәге кызлары кала. Янгын сүндерүчеләр аларны эзләп табып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кулына тапшыра. Балаларның берсе...

18 гыйнварда Васильевоның Западная урамындагы йортта бәла чыга. Коридордан чыккан янгынны хуҗалар үзләре күрә. Яшь ир 2 айлык кызын алып чыгып өлгерә, 21 яшьлек хуҗабикә дә чыга. Әмма аларның өйдә тагын ике һәм биш яшьтәге кызлары кала. Янгын сүндерүчеләр аларны эзләп табып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кулына тапшыра. Балаларның берсе ашыгыч ярдәм машинасында ук үлсә, икенчесе - дәваханәдә. Тәне, куллары 70 процент пешкән 22 яшьлек ирне кызы белән башта Яшел Үзән дәваханәсенә китерсәләр, аннан соң РКБга илтәләр. Яшь ата белән 2 айлык бала гомере өчен хәзер башкала табиблары көрәшә.
Янгынның коридордагы электр үткәргечендәге кыска вакытлы ялганыштан чыккан булуы ихтимал.
Резидә Йосыпова,
8нче янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев