Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вадим Захаров өч сәгать лифтта утырган

"Искә дә төшерәсе килми инде. Беркөнне җырлый-җырлый лифтта менеп барам, шулвакыт ут бетте. Лифт туктап калды. Дүртенче кат белән бишенче кат арасында калганмын. Бер ярты сәгать чамасы «Хәзер кузгалып китәр» дигән өмет белән көттем.

Телефонда уйнап алдым. Лифтерларны чакыра торган «кнопка вызова»га, бер ялгансыз, ярты сәгать буе басып тордым. Җавап бирүче юк. Соңыннан гына шимбә икәне башка сукты. Хатыным шалтырата, нигә һаман менеп җитми икән дип. Ул минем кайтканны тәрәзәдән күргән булган. «Мин лифтта эленеп калдым», - дидем. Ул лифтның үзәк хезмәт күрсәтү идарәсенә шалтыраткан. Алар: «Әлегә ярдәмче төркем юк, Азинода авария булган», - дигәннәр. Берәр сәгать узды. Түземлегем бетә башлады. Телефонда казына торгач, зарядка да 20 процент кына калды. Караңгы. Үз-үземне фотога төшерергә тотындым. Башка әллә нинди уйлар килә, бөтен тормышым күз алдымнан уза башлады. Сәгать ярымнар узгач, үзем 112 номерына - коткару бүлегенә шалтыраттым. «Девушка, я астматик, пожалуйста, быстрее вытащите меня, я задыхаюсь», - дидем. «Какой город?» - ди. Үземнең Казанда икәнемне, төгәл адресны әйттем. «Ашыгыч ярдәм хезмәте кирәкме?» - дип сорый. Кирәк булачак, дидем. Өч сәгать узгач, ике лифтер хатын килеп җитте. «Мужчина, вы где?» - диләр. Мин махсус рәвештә шымымны да чыгармадым. Берәр минуттан: «Тут», - дидем. Төгәл кайда эленеп калганымны, ул вакытта кайсы катта калганымны да белмим бит әле. Шулчак лифт акрын гына күтәрелә башлады, аны бау белән күтәрделәрме икән инде, белмим. Шуннан соң МЧСлар килеп җитте. Алар килгәндә, мине лифт тоткынлыгыннан коткарып маташалар иде инде, дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасына.

чыганак: http://tuylar.ru/vadim-zaharov-och-segat-liftta-utyrgan-2507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев