Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган ялда ике кеше суга батып үлде (+фото)

Яшел Үзән районында шимбә көнендә ике кеше су коенганда батып үлде.

Көндезге өчләр тирәсендә Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Идел елгасының паром кичүе тирәсендә кеше батуы турында хәбәр килә.

Күрүчеләр сүзләренә караганда, 42 яшьлек ир дуслары белән ял иткәндә спиртлы эчемлек кулланган. Су коенырга кереп, ярдан 500 метр тирәсе ераклыкта ул кинәт су астына китә. Дуслары шул тирәдә көймәдә ял итүчеләрдән ирне коткаруны сораса да, эзләнү нәтиҗә бирми.

Ярты сәгать тә үтми пультка тагын кеше батуы турында хәбәр итәләр. Монысы Осиново бистәсендә була. Һәлак булучы хатынының сүзләренә караганда, алар ире белән күл буенда ял итеп утырганнар, аннан соң су коенганнар. Әлбәттә, алар да спиртлы эчемлек кулланган. Хатыны ярдан ераккарак йөзеп китә, ә ире яр буенда йөзеп кала. Күпмедер вакыт узгач артына борылып караса, иренең юкка чыгуын күрә. Берничә сәгатьтән соң урынга килеп җиткән Казан коткаручылары 55 яшьлек ирне ярдан 20 метр ераклыкта табып ала.

Ә менә 42 яшьлек яшел үзәнленең гәүдәсе әле булса да табылмаган. Бәла чыккан урында агым бик көчле, шуңа күрә ирне ул еракка агызган булуы ихтимал.

Су коену чоры башланганнан бирле 5 кеше суга батып үлде инде. Аларның барысы да суга җайланмаган урыннарда кергән.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре суларда сак булырга чакыра. Онытмагыз: санкцияләнмәгән урыннарда су коенырга, балаларны су янында ялгыз калдырырга, исерек килеш суга керергә ярамый.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X