Яшәеш
Узган атнада янгын сүндерүчеләр 25 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 9ы ялган булган. 1 тапкыр авариягә барганнар, 1 янгын очрагы теркәлгән. Моннан тыш чүп-чар янып киткән урыннарны да сүндерергә туры килгән.
Норлат авылының Малая Красная урамында гаражда янгын чыга. Якынча фаразлаулар буенча, ут хуҗа кешенең гаражда эретеп-ябыштыру эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә килеп чыга. Биредә торган «Нива» машинасына һәм гаражның стеналарына зыян килә. Зыян суммасы - 60 мең сум.
Алия Гаязова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев