Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Утырманы – телевидение сәхнәсеннән (2нче кисәк)

Яшьлек яшьлек инде ул, аның үз кануннары. Егетләрнең, кызларның сөясе, сөеләсе, гаилә корасы бар. Элек өйләнәсе егеткә кәләшне әти-әни сайлаган. Менә шулай, апалар-агайлар, юк йомышны бар итеп, кунаклы йортка килеп, кодача һәм аның янына бергә эшләргә килгән дус кызларны күзәткәннәр, ягъни сиздермичә генә улларына уңган, акыллы кәләш сайлаганнар.

Утырмадан кыз бала үзе алып килгән чималны эш итеп алып кайта торган булган. Мәсәлән, ул бер капчык йон белән килеп, аны эрләп, катып, оек-оекбашлар бәйләп алып китә.
Алда саналган йолалардан утырма нәрсәсе белән аерыла соң? «Кич утыру» дибез. Ул бик гади, эчебез пошса, хәзер дә күршегә кереп, 1-2 сәгать утырып чыгабыз. Ә «Аулак өй»? Аның исеме үк әйтеп тора. Олылар яшьләргә күңел ачарга рөхсәт итеп, өйдә булмыйлар. Ә утырмада бөтен нәрсә олылар күзәтүе астында. Мәсәлән, хуҗа абзый өйне җылыта, лампаларны карый, мал-туарны ул ашата. Хуҗабикә кызларны сыйларга тырыша. Абзый рөхсәтеннән башка өйгә егетләр керә алмый. Утыр­мага баруның төп максаты - хезмәт. Ләкин хуҗаларның да яшь вакытлары булган бит, алар яшьләрне аңлаганнар, аларга эштән ял итеп, күңел ачып алырга рөхсәт иткәннәр. Без бу йоланы халкыбызның онытылган гамәле дип атадык. Ә ни өчен ул сакланмаган? Моңа җавап бер генә: аның хәзер кирәге калмады. Яктылык чыганагы өйдә, люстра саен бишәр лампочка, кибет тулы кием-салым, кәләш сандыгын әти (әни генә дә түгел) кибеттән алып тутыра. Кул эшләрен мохтаҗлыктан түгел, рухи рәхәтлек өчен генә эшлибез. Иң әһәмиятлесе, утырмага йөрергә кешенең вакыты да юк: көн саен эшкә йөгерәсе, яшьләрнең укыйсы, имтихан бирәселәре бар.
Шулай итеп, Яшел Үзән ягы йоласы Киров өлкәсенә барып ирешеп, телевидениедән күрсәтелде. «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова моңа зур бәя бирде.
- Ә нигә бу йоланы яңадан торгызмас­ка! Карагыз, хезмәт тәрбиясе белән ни кадәр әхлак тәрбиясе, - диде ул сокланып.
Дамира Әмирханова.
Урта Шөн - Күгеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев