Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урманнарны янгыннан саклыйк

«Урманнарны янгыннан саклыйк» - 1нче «Ласточка» балалар бакчасында шундый исем астында зур семинар узды. «Парклар маршы-2012» Халыкара акциясе кысаларында узды ул. Семинарга, шәһәрнең балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләрдән тыш, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Кисилева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының баш киңәшчесе Индира Томаева, «Свияжский» тыюлыгы хезмәткәрләре Александр Салмин һәм Римма...

«Урманнарны янгыннан саклыйк» -
1нче «Ласточка» балалар бакчасында шундый исем астында зур семинар узды. «Парклар маршы-2012» Халыкара акциясе кысаларында узды ул.

Семинарга, шәһәрнең балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләрдән тыш, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Кисилева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының баш киңәшчесе Индира Томаева, «Свияжский» тыюлыгы хезмәткәрләре Александр Салмин һәм Римма Гайнетдинова да килгән иде.
«Ласточка» балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашучыларга һәм кунакларга «Экология әкияте»н, КВН, «Урман репортажы»н күрсәтте, үзләре башкарган эшләр хакында сөйләде. Һәрнәрсәдә - фойеда кунакларны каршы алуда, залны бизәүдә, музыкаль чыгышларда, мультимедиа чараларын куллануда, балаларны шушы чарага әзерләүдә тәрбиячеләрнең җаваплылыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм балаларны яратуы чагылыш тапты.
Балалар бакчасы мөдире Венера Хәмидуллина сөйләвенә караганда, урманны саклау буенча бакчада даими планлы эш алып барыла. Балалар бакчасы «Экошкола «Зеленый флаг» Халыкара оешма составына кергән һәм аның «Урман» юнәлешендә эшли. Шуңа күрә балалар белән дәресләр үткәргәндә, тәрбиячеләрнең семинарларында һәм методик берләшмәләрендә, шулай ук ата-аналар белән эш алып барганда табигатьне һәм, аерым алганда, урманнарны саклау алгы планда тора. Әлеге семинарга балалар махсус рәсемнәр ясаган һәм күргәзмә оештырган иде. Кул эшләре күргәзмәсе дә бай булуы белән аерылып торды. Кызыклы шигырьләр укып, матур җырлар белән дә сөендерде һәм шаккатырды алар кунакларны. Балалар бакчасы коллективының семинар өчен «бик яхшы» билгесе һәм рәхмәт алуы гаҗәп тә түгел. Балаларны сәхнә осталыгына, шулай ук табигатьне яратырга һәм аны сакларга өйрәткән өчен, тәрбиячеләргә, бигрәк тә өлкән тәрбияче Альбина Моряковага рәхмәт белдерәбез. Баласы «Ласточка» бакчасына йөргән әти-әниләр бәхетле: биредә сабыйларны якты күңелле, бик тә шәфкатьле тәрбиячеләр тәрбияли.
Римма Гайнетдинова,
«Свияжский» дәүләт табигый тыюлык инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев