Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урланган 3 яшьлек малай табылган

Бүген көндез 3 яшьлек Эймон исемле малайның урлануы турында хәбәр таратылган иде. Әлеге мәсьәләгә ачыклык керде.

Бактың исә, әнисе белән сүзгә килгәннән соң Эймон исемле өч яшьлек баланы әти тиешле кеше үзе белән алып киткән булып чыкты. Бу хәл кич Казандагы мәгълүм кунакханәләрнең берсендә була. Ачыкланганча, шикле ир-ат Казанга килгән саен шунда урнаша ди. Ул үзе Малайзиядә эшли икән.

Ир-атның эчәргә яратуын сәбәп итеп, әлеге хатын-кыз аның белән аерылышкан. Шулай да үзе булганда улы белән күрешергә рөхсәт биргән.

"Без бүлмәдә утырганда ул (баланың әтисе) минем бүлмәдән чыгуымны теләп, телевизорның тавышын махсус каты ачып куйды. Шунда полиция хезмәткәрләре килде, наркотик куллану-кулланмауны ачыклау өчен мине тикшеренү узарга кирәк, дип, полиция бүлегенә алып киттеләр. Баланы әтисе үзе белән алып китте. Мин аларга әлеге ир-атның балага бер кем булмавын да әйтеп карадым, - дип сөйләгән KazanFirst хәбәрчесенә баланың әнисе. - Мине өч сәгатьтән соң гына кире җибәрделәр. Әти белешкән - баланы ул таксига утыртып алып киткән".

Әти кеше хокук сакчылары белән элемтәгә кергән. Бала хәзер полиция бүлегендә, ди. Тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылмый, дип әйтелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев