Урлаган акчаның 15 млн. сумын инкассатор Мари Иле урманына яшергән
Татарстанның хокук сакчылары инкассатор Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше Илья Кострубин урлаган 15 млн. сумнан артыграк акчаны Мари Иле урманыннан табып алган.
Тикшерү эшләре барышында урланган акчаның урманга күмеп калдырылуы ачыкланган. Бүгенгә урланган акчаның 50 млн. сумнан артыграгы банкка кайтарылды инде. Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев