Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урал кубогы – бездә

Шушы көннәрдә Яшел Үзән Сабан туйларының милли көрәш батыры, Татарстанның спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин Красноуфимскида «Урал Кубогына» уздырылган татар-башкорт көрәше буенча VIII Бөтенроссия ачык турнирында Татарстан Республикасы командасы составында катнашып, I урын алды, данлыклы Урал кубогы Татарстан җиренә кайтты. Татарстан командасы тугыз үлчәм авырлыгында җидесен отып, җиңеп чыкты. Без команданы...

Шушы көннәрдә Яшел Үзән Сабан туйларының милли көрәш батыры, Татарстанның спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин Красноуфимскида «Урал Кубогына» уздырылган татар-башкорт көрәше буенча VIII Бөтенроссия ачык турнирында Татарстан Республикасы командасы составында катнашып,
I урын алды, данлыклы Урал кубогы Татарстан җиренә кайтты.
Татарстан командасы тугыз үлчәм авырлыгында җидесен отып, җиңеп чыкты. Без команданы һәм аерым алганда якташыбыз Фирдүсне зур җиңүе белән котлыйбыз!
Тумышы белән Олы Карагуҗадан булып, Осиновода яшәүче Фирдүс Зәйнуллин Себер якларында да үзен сынатмыйча Яшел Үзән данын яклый алды. Мәртәбәле ярышта Россиянең 15 регионыннан батырлар җыелган булган. Җиңү яулау өчен Россиянең иң көчле көрәшчеләре белән 4 әйләнештә ярышырга туры килгән. Нәтиҗәдә Фирдүскә авырлыклары 100 килограммнан артып киткән бик күп алыпбатырлар белән бил алышыр­га һәм үзенең иң көчле булуын исбатларга туры килгән. Ул хәтта 160 килограммлы түбән камалы Марат Мөхәммәтҗановны да еккан. Үзенең авырлыгы - 130 килограмм.
- Анда Башкортстаннан, Пермь, Свердловск өлкәләреннән, Карачаево-Черкесиядән бик көчле көрәшчеләр бар иде, - дип сөйли Фирдүс Зәйнуллин. - Бу җиңү җиңел бирелмәсә дә, әзерлекле булуым ярдәм итте. Тренерым - Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Фәрит Шәйхетдиновка рәхмәтем зур.
Урал Кубогы ярышларына кадәр, якташыбыз Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган мәртәбәле ярышта да лаеклы катнашып, II урын алган.
Хәзер Фирдүс Зәйнуллин ноябрьдә Казанда булачак Татарстан чемпионатына әзерләнә. Анда җиңсә, ул Татарстан җыелма командасына кереп, Уфада узачак Россия Федерациясе беренчелегенә юллама алачак. Фирдүскә бары уңышлар гына телибез.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев