Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Унсигезе тулган көн

Кемдер аның чәчләре белән уйный иде. Әһә, кечкенә йомшак куллар! Колак яфракларын тотып карый, борын очына төртә дә, янә чәчләрен сыйпый.

Талия күзләрен ачканда, аның янында йомшак куллар иясе - бертуган сеңлесе Налия басып тора иде. Әле күптән түгел генә тәпи басып киткән бу кызчык апасын урыныннан торырга өндәде. Бөтен чәче-башыннан әллә нинди ачы ис килгән Талия торып утырды да, стенага сөялеп, кичәге хәлләрне исенә төшерергә кереште. Күзләрне әчеттереп, борынны ярып керә торган бу ис - нашатырь спирты исе икән.
Берәм-берәм кичәге дә, өченче көнге дә вакыйгалар искә төшә башлады... Үзе дә сизмәстән кызның күзләренә яшьләр бәрде... Шушы зур, иркен дөньяда - миллиардлаган кешеләр арасында - ул кечкенә сеңлесен кочаклап ятим калган икән.
Хәтер китабын ачып, аның һәр битен, һәр юлын берәм-берәм исенә төшерергә тотынды. Башындагы уйлары бутала, тоныклана башладылар.
«Өметбаев Камил белән Өметбаева Гөлсем юл һаләкәтенә очраган, телефоннарында шушы номер «өй номеры» дип торгач, сезгә шалтыраттык».
Бүтән берни хәтерләми...
Күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртә-сөртә, тагын хәтер төеннәрен чишәргә тотына. Йорт тулы халык, олы якта әтисе белән әнисе ята... Икесенең дә йөзләрендә елмаю...
Тагын өзлеклелек. Хәтерләми. Әй, авыртудан баш та ярылмаса икән. Менә аның кулына сеңлесен алып килеп тоттырдылар. Кемдер Талияның башына ак яулык бәйләп маташа. Кемдер елый. Кемдер сабырлык тели...

Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке

Тулырак - газетабызның 65нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X