Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Универсиада уты Россия буйлап атлый

Казанда 2013 елның июль аенда булачак студентлар уеннары - Универсиада уты Россия буйлап атлый. Универсиада уты Көньяк Кореяның Пусан шәһәреннән самолет белән Көнчыгышның иң зур шәһәре - Владивостокка китерелгәннән соң, аның Татарстан башкаласы Казанга озын сәяхәте башланды. Эстафета маршруты Россиянең иң зур 30 шәһәре - студентлар үзәкләре аша үтәчәк. Владивостоктан...

Казанда 2013 елның июль аенда булачак студентлар уеннары - Универсиада уты Россия буйлап атлый.
Универсиада уты Көньяк Кореяның Пусан шәһәреннән самолет белән Көнчыгышның иң зур шәһәре - Владивостокка китерелгәннән соң, аның Татарстан башкаласы Казанга озын сәяхәте башланды. Эстафета маршруты Россиянең иң зур 30 шәһәре - студентлар үзәкләре аша үтәчәк.
Владивостоктан соң Көнчыгышның тагын бер зур шәһәре - Хабаровск вузларында укучы студентлар да Универсиада утын вакытлыча үзендә тотып торды. Универсиада уты 50-60 градус салкыннары белән күпләребезне шаккатырган Якутияне дә читләтеп үтми. Аннары - Иркутск, Красноярск.
2013 елның маенда ут эстафетасы колоннасы Себернең, илнең көньяк һәм көнчыгышы, Үзәк Россия һәм Идел буеның зур шәһәрләре буйлап дәвам итәр дип ниятләнә.
Универсиада утын йөртү хокукы, иң беренче чиратта, спортта билгеле бер уңышларга ирешкән студентларга, шулай ук җәмәгать эшендә, укуда, фән нигезләрен үзләштерүдә үзен яхшы яктан күрсәтә алган яшьләргә бирелә. Иң яхшы волонтерларга, югары уку йортлары ректоратлары һәм төбәк администрациясе вәкилләренә дә Универсиада утын йөртү бәхете тиячәк. Һәр шәһәрдә дә факел йөртүчеләр, берсен-берсе 150-200 метр саен алыштыра барып, үзәк урамнар буйлап һәм югары уку йортлары биләмәләреннән йөгереп узачак. Ул һәр шәһәрдә дә зур спорт бәйрәме формасында узар, ди оештыручылар.
Универсиада уты Казанга 6 июльдә - XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ачыласы көнне килеп җитәчәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев