Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Универсиада бүләге – алты спорт мәйданы

Казанда бөтен дөньяны үзенә каратып торган Җәйге Универсиада узып киткәнне сизмичә дә калдык. Ул көннәр спорт бәйрәмен хәтерләтеп торды. Яшел үзәнлеләр дә дөнья вакыйгасыннан читтә калмады: җыелышып спорт ярышларын карарга барды, Универсиада паркын да үз итте. Ә Универсиаданың ачылу һәм ябылу церемонияләрендә катнашучыларның ул хәтерендә озак сакланырлык булды. Шушы ике...


Казанда бөтен дөньяны үзенә каратып торган Җәйге Универсиада узып киткәнне сизмичә дә калдык. Ул көннәр спорт бәйрәмен хәтерләтеп торды. Яшел үзәнлеләр дә дөнья вакыйгасыннан читтә калмады: җыелышып спорт ярышларын карарга барды, Универсиада паркын да үз итте.


Ә Универсиаданың ачылу һәм ябылу церемонияләрендә катнашучыларның ул хәтерендә озак сакланырлык булды. Шушы ике зур церемония узган «Казан-Арена» футбол стадионы төзелешенә безнең районның актив өлеш кертеп саллы бүләккә ия булуы хәзер инде Универсиададан соңгы вакыйгаларның дәвамы итеп кабул итәргә кирәк. Районыбызда алты спорт мәйданы төзелү бик тә күңелле яңалык булыр һәркем өчен дә.
- 26 гыйнвардан 5 июльгә кадәр һәр көнне эшләде «Казан-Арена» стадионында безнекеләр, - дип сөйли муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов. -Төзелеш оешмалары, берләшмәләр, бюджет учреждениеләре, студентлар һәм авыл җирлекләре вәкилләре брусчатка да җәйде, бина эчләрен эшләде, төзелеш материаллары да, чүп-чарын да ташыды. Төзелеш оешмалары 1,5мең квадрат метрда штукатурка, шпаклевка, стеналар буяу, гипсокартон ябыштыру, идән җәю, стеналарга керамик плитә ябыштыру кебек эшләрне башкарды. 3750 квадрат метр мәйданда брусчатка «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе һәм «СтройинвестХолдинг» җәмгыяте көче белән җәелде. 30 марттан 5 июльгә кадәр стадионга көн саен 100 волонтер җибәреп тордык. Кайбер көннәрне аларның саны хәтта 230га җитте. Очрактан файдаланып, барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Һәм безнең тырышлыкны республикада да бәяләделәр.
Билгеле булганча, эш күләменә карап, республика районнары рейтинглары билгеләнгән. Яшел Үзән республиканың 45 районы арасында, бары Казан, Түбән Кама, Әлмәттән генә калышып, IV урынны алган. ТР Президенты кушуы буенча җыелган балларга ярашлы рәвештә муниципаль районнарга үз районнары территориясендә спорт мәйданнары төзүгә дип акча бүлеп бирелгән. Безнең районга универсаль спорт мәйданнары төзү өчен 15 млн. сумга якын һәм шушы мәйданнарга кадәр юллар сузу өчен 282 мең сумнан артык акча бүленгән. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетында спорт мәйданнары төзеләсе урыннар билгеләнгән.
- Яшел Үзән шәһәрендә һәм Васильевода мини футбол кыры, баскетбол, волейбол һәм тренажер мәйданчыклары булган спорт мәйданы төзеләчәк, - дип аңлата Ирек Мәхмүтов. - Аның смета бәясе - 3 075 880 сум. Ә Карамалы Тауда, Осиновода, Норлатта һәм Зур Ключидә футбол кыры, тренажер өчен мәйданчыгы булган спорт мәйданы төзү планлаштырыла (Смета бәясе - 2 157 680 сум). Әлеге спорт мәйданнарының заказчысы - ТРның Главинвестстрой ГКУ булса, генераль подрядчысы - Татлизинг дәүләт унитар предприятиесе. Яшел Үзән районы буенча подрядчысы - СтройИнвестХолдинг билгеләнде.
Әгәр дә планлаштырганнар тормышка ашса, бөтен спорт мәйданнары төзелеше 2013 елның 15 октябренә тәмамланырга да тиеш икән. Шул вакытта без дә бөтен дөньяны шаулаткан Җәйге Универсиаданың безгә дә файдасы тиде, дип әйтә алырбыз.


Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев