Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Унике сәгать буена баладан җеннәр чыгарганнар»

Американың Сан-Хосе шәһәрендә өч яшьлек кызны туганнары үтергән.

Сабый төнлә елагач, туганнары баланың эченә җеннәр ияләшкән дип уйлый һәм чиркәүгә алып барып җеннәр чыгару йоласын уздыралар. Сабый чыдый алмыйча, вафат була. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Кызның анасы 25 яшьлек Клаудия Элиза Эрнандес баласы төнлә уянганга борчыла. Кызчык уянып елый, кычкыра торган була.

2021 елның көзендә сабыйны чиркәүгә алып киләләр. Баланың җеннәрен чыгару йоласы 12 сәгать дәвам итә. «Бала күзләре тирәсендә, битендә, муенында һәм күкрәгендә бик күп травмалар аркасында» вафат була.

Сабый үлгәч, ике сәгатьтән генә туганнары коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Медэкспертлар фикеренчә, сабый бала буылып үлгән.

Соңрак ачыкланганча, өч олы кеше, алар арасында сабыйның 19 яшьлек абыйсы, анасы һәм бабасы, кызны муеныннан, гәүдәсеннән һәм аягыннан тотып тора, баланың тамагына бармакларын тыгалар, шулай итеп сабыйны косарга мәҗбүр итәләр. Сабыйны анасы буа, кыз берничә тапкыр аңын югалта.

Полиция баланың анасын тоткарлаган. Февральдә бу хатын социаль челтәрләргә пост куя. Ул баласын алла алды дип саный, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев