Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ул начар эшли белми

Яраткан эшеңне башкару зур бәхет, диләр. Сайлаган һөнәренә тугры булган, хезмәтеннән рәхәтлек алган, озак еллар бер урында эшләгән кешеләр сирәктер. Норлат авылының элемтә бүлеге җитәкчесе Миләүшә Гыйсмәтуллина әнә шундыйлардан. Ул инде 38нче ел бер өлкәдә, бер тапкыр да авырып ял да алмыйча (күз тимәсен) элемтә бүлегендә хезмәт итә.

Тумышы белән Миләүшә Акъегет авылыннан. Кечкенәдән математика фәнен яратып үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач та, Казанга сәүдә өлкәсе буенча укырга керә. Әмма, авылга булган мәхәббәт, туган нигез үзенә тарта аны. Миләүшә укуын ташлап авылга кайта. Сүз уңаеннан, бүген дә Казанга кунакка килсә, бер-ике көннән артык тора алмый, шәһәрегездә һава җитми миңа, дип тизрәк авылга ашыга.
Үзен төрле өлкәдә сынап караганнан соң, 18 яшеннән Миләүшә Акъегет элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Моңа кадәр бер дә таныш булмаган мохит, яңа өлкәне тиз үз итә ул. Читтән торып Казанның элемтә бүлеге техникумында белемен ныгыта, эшендә уңышларга ирешә. Гаилә корып, бала тапкач та, ике айдан эшкә чыга. Норлат элемтә бүлегендә озак еллар оператор вазифасын башкарганнан соң, аны җитәкче итеп билгелиләр.
Хәзер интернет, компьютер, кесә телефоны заманы булса да, гади халык почта хезмәтеннән башка яши алмый әле. Бигрәк тә авылларда элемтә бүлеге хезмәтләреннән еш файдаланалар. Кадрларны туплау, эшне дөрес итеп оештыра белү күп очракта җитәкчедән тора. Миләүшә Гыйсмәтуллина исә, тырышлыгын кызганмый. Пычрак эштән дә тартынмый ул, җитәкче дип тормый, кирәк икән, тузанын да сөртә, идәнен дә юа, почта территориясен җыештыруда да катнаша. Ул җитәкләгән элемтә бүлеге һәрчак алдынгы рәтләрдә.
- Үзең үрнәк күрсәтеп, хезмәттәшләрең белән бер дәрәҗәдә, уртак тел табып эшләгәндә генә барысы да уңышлы бара, - ди ул.
Җитәкчене хезмәткәрләре, авыл халкы да хөрмәт итә, сабыр, ягымлы, диләр аның турында. Чыгырдан чыгарырлык вакыйга булса да, беркайчан да тавыш күтәрми ул, тыныч булып кала белә, һәрнәрсәне җайлап аңлата, киңәшләрен бирә. Аңлашылмаучанлыкларны мәзәккә борып җибәрә.
Эшендәге уңышлары өчен Миләүшә Гыйсмәтуллинаны Россиянең массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров та рәхмәт хаты белән бүләкләгән. «Татарстан почтасы»ның Яшел Үзән районара почтампты җитәкчесе Галина Сиверс та хезмәткәре турында мактау сүзләре җиткерде.
- Миләүшә Гыйсмәтуллина инде дүрт ел Норлат элемтә бүлеген җитәкли. Ул бик җаваплы кеше, эшендә барысы да идеаль булуын тели. Һәм теләгенә ирешә дә. Ул бик яхшы остаз, үз эшенең остасы. Хезмәттәшләре, яшь кадрлар белән уртак телне тиз таба. Һәр үзгәрешне борчылып кабул итсә дә, яңалыкны тиз үзләштерә. Аннары инде үз эшендә судагы балык кебек йөзә. Ул, гомумән, начар эшли белми. Уңган, тырыш хезмәткәремне нык хөрмәт итәм, алга таба да әлеге өлкәдә эшләвен телим, - ди Галина Сиверс.
Бүген Миләүшә Гыйсмәтуллина ире Фирдус белән тыныч, тату гомер кичерә. Еш кына балалары, оныклары кунак була аларда. Дәү әниләре исә аларны тәмле ризыклары белән көтеп ала. Аның кебек тәмле камыр ризыклары пешерүчеләр дә сирәктер әле. Аш-суга оста әбисеннән өйрәнгәнчә пешерә ул гөбәдия, өчпочмакларын. Үзләре Норлат авылында яшәсә дә, Гыйсмәтуллиннар 15 чакрым ераклыктагы Акъегет авылындагы туган нигезләрен дә онытмыйлар. Гел кайтып, тирә-юньне карап, төзекләндереп торалар.
- Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, туган нигезне бернигә алыштырмыйм, - ди Миләүшә Гыйсмәтуллина.
Эльвира МОЗАФФАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев