Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучыларга да БДИ тапшырырга туры килмәгәе

Белем бирү хезмәтендә кулланучыларның хокукын яклау җәмгыяте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына шундый тәкъдим ясаган.

Әлеге җәмгыять вәкилләре фикеренчә, укытучыларның биш ел саен уза торган аттестация кагыйдәләрен катлауландырырга кирәк. Аны, профиль фәннәр буенча сораулар белән баетып, формаль рәвештә "Укытучылар өчен БДИ" дип үзгәртү кирәк, ди алар. Белгечләр ассызыклавынча, ирекле рәвештә белемен сынап караганда, әйтик, "тоталь диктант" язганда укытучыларның барысы да "5"ле билгесе алмый икән. "Аттестацияләр формальлеккә әйләнеп калды, - ди алар. - Алар аша гына укытучыларның белем дәрәҗәсен ачыклап булмый".

Тагын бер кызыклы яңалык: әгәр дә әлеге тәкъдим хуплау тапса, укытучыларның билгесе белән һәр теләгән кеше таныша алырга мөмкин икән. Әлеге билгеләр мәктәпләрнең рейтингына да тәэсир итә башлаячак.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X