Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучылар укытучының эчке кием алуын күреп, шау-шу куптарганнар

Бу хәл күпләрдә аңлашылмаучанлык уятты. Һәм хәзер Ульянoвскта яшәүче мөгаллимә кеше күзенә карарга ояла икән.

Үш шунда ки, берничә укучы сәүдә үзәкләренең берсендә укытучыларның эчке кием сайлавын күргән һәм ата-аналарына кайтып сөйләгән. Олылар исә, үз чиратында, яшь кызны эшеннән алуны сорап мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Ата-аналар сүзләренчә, яшь укытучының мондый кыланмышы бернинди кысага да сыймый. 
-Хәзерге яшь мөгаллимәләрнең башында ни бар? Алар кайда эшләүләрен аңлап бетермиләр. Бу бит мәктәп, дискотека түгел. Ничек инде ул кибеттә йөреп үз-үзенә эчке кием ала, аны бит укучылар күрергә мөмкин. Хәзер инде укучыларның барысы да аның нинди күкрәкчә кигәне турында фикер алышалар, - дип зарлана бер ата-ана. Икенче берәүләре, киресенчә, укытучы ягында, мөгаллимә шул ук кеше бит, аның да үз ихтыяҗы, сораулары бар. Бер яктан карасаң, аларга азык-төлек кибетләренә дә йөрергә ярамый димәк, чөнки укучылар күрүе, аның ни белән туклануын белүләре ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев