Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Тынычсыз" Яшел Үзән. Атналык сводка

Эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән. Шуларның 27се – шәһәрдә, 11е районда булган. 15 җинаять ачылган. 11е – «кайнар эздән»

1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 21 урлау, 9 мошенниклык булган.
Йорт подъездында 15 һәм 16 яшьлек ике яшүсмер 33 яшьлек ирне кыйнаган. Зыян күрүченең баш мие селкенгән.
Васильевоның Октябрьская урамындагы кафедан беркайда эшләмәүче, элек хөкемдә булган 27 яшьлек ир 6 шешә сыра талап алып чыкмакчы булган.
Яшел Үзәннең Королев урамындагы кибеттән 2 ирләр чалбары урланып, 4448 сумлык зыян килгән. Моның буенча 17 яшьлек васильеволы шик астына алынган.
55 яшьлек яшел үзәнле мошенникларга ышанып, картасыннан 21000 сум акчасын алдырган. Ә Осиновода яшәүче 57 яшьлек ир 59548 сумынннан колак каккан.
Узган атнада мошенниклык очраклары да шактый теркәлгән.
42 яшьлек яшел үзәнле бушлай сайт аша велотренажер сатып алырга теләгәндә, ялганчы корбанына әверелә. Нәтиҗәдә ул 37494 сум акчасын югалткан.
Осиновода яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, сайт ярдәмендә билгесез затлар тарафыннан, картасыннан 11440 сум акчасы алынган.
Исаково авылындагы мотель хуҗасы – 64 яшьлек хатын-кызны, билгесез зат, салым хезмәтеннән киләчәк делегация урнашачак дип алдап, 42000 сум акчасын үзләштергән. 

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1168 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 782се – шәһәрдән, 386сы –районнан. 449 кешене госпитализацияләгәннәр. 356сы – шәһәрдән, 93е – районнан. 
Медикларны баш мие җәрәхәтләнгән, кома хәлендәге 63 яшьлек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүче реанимациягә китерелгән.
Королев урамында билгесез шартларда баш мие җәрәхәтләнгән 44 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр. 
Столичная урамында ире кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 37 яшьлек исерек хатынга ярдәм таләп ителгән. 
Ботына пычак кадалган 32 яшьлек исерек хатын-кызга да ашыгыч ярдәм күрсәтелеп, дәваханәгә китерелгән.
Норлатта ире кыйнаган 28 яшьлек йөкле хатынга медицина ярдәме таләп ителгән. 
Чайковский урамында ике аяк табанын да өшеткән 31 яшьлек иргә медиклар ашыгыч ярдәм күрсәткән. 

256 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 13ендә матди зыян китерелгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Штрафын түләмәгән 8 машина йөртүче тоткарланган. 
Тимер юл вокзалы янында «Лада Калина» автомобилен йөртүче, тиешле интервал сакламавы сәбәпле, «БМВ» автомобилен бәрдергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев