Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тыныч булсын, тыныч булсын дөньялар!»

Май аеның иң тантаналы, илгә шатлык алып килгән Җиңү бәйрәме дә узып китте. Ел да, авыл уртасына салынган һәйкәлнең беренче рәтендә сугыш ветераннарын күреп өйрәнгәнгә, ә быел исә авыру сәбәпле алар килә алмады, бәйрәм бераз моңсуырак булды шикелле.

Безнең авыл җирлегендә, шөкер, әле ике сугыш ветераны Тәлига апа Нурмиева белән Сара апа Рахматуллиналар исән генә яшәп яталар. Без инде ел саен, диярлек, Җиңү бәйрәме көннәрендә Тәлига апаның хәлләрен белеп кайтуны традициягә керткән идек. Быел да китапханә хезмәткәрләре Алсу һәм Лилия белән укытучымны бәйрәм белән тәбрикләп кайттык. Инде өлкән яшьтә булса да, хәтере яхшы әле ветеранның. Сугышта күргәннәрен, үзе хезмәт иткән зенит-артиллерия полкының санын, сугышчан дусларының исемнәрен әле дә хәтерли ул. Елга якын салкын землянкаларда ятуларын, Мәскәүне һава һөҗүменнән саклау өчен снарядлар биреп торуын сөйләде. Җитмеш беренче җиңү язын өйдә генә каршы алды ул, "Бик чыгасым килгән иде, сәламәтлегем юк шул", - диде , "Ничек соң, әйбәт булдымы, диеп кызыксынды да әле." Сез генә җитмәдегез, дигәч , елмаеп куйды үзе. Китапханәче кызлар төзегән "Батыр йөрәкле ветеран", дигән буклетны, бик кызыксынып карады, рәхмәтләрен җиткерде. Бер кем дә мәңгелек түгел шул, шулай да исән чакта, ветераннар хөрмәткә, игътибарга лаек. Аларның да күңелләре көтә. Тәлига апа да кайберләрен оныттылар, диеп, әйтеп алды. Саубуллашканда, Тәлига апа, үзенең канатлы сүзләрен җиткерде : "Тыныч булсын, тыныч булсын дөньялар!»

Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев