Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тузган торакта яшәүчеләр өчен беренче йорт

Һәркемнең кешечә җылы, бөтен уңайлыклары булган фатирда яшисе килә. Бу хакта бигрәк тә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр хыяллана. Әлеге проблема Яшел Үзәндә аеруча кискен тора. Сүтелеп, юк итергә тиешле йортлар бездә аеруча күп.

«Тузган торак» программасы буенча Төзүчеләр Проспектында беренче йорт кулланышка тапшырылды. 105 фатир хуҗасы яңа елдан яңа фатирда яшиячәк. Яңа фатирга күченүче бәхетлеләрне котларга «Торак-коммуналь хуҗалыгы реформалаштыру фонды» дәүләт корпорациясенең күзәтчеләр советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, район башлыгы Александр Тыгин килгән иде.
- Ел шатлыклы вакыйгалар белән тәмамлана. 105 бәхетле гаилә арасында 3 сугыш ветераны да бар. Тагын бер 273 фатирлы йорт ай ахырында хуҗаларына тапшырылыр дип көтелә. Анысында исә Яшел Үзән һәм Норлат балалар йортында тәрбияләнгән 30 ятим балага да фатир биреләчәк, - диде район башлыгы Александр Тыгин, өй туе белән котлап.
«Тузган торак» федераль программасы буенча республикада быел 208 йорт төзелә. 100 йорт төзелеп, инде кулланышка тапшырылган. Яшел Үзәндә исә барлыгы 12 йорт сафка басарга тиеш. Аның беренчесе инде менә үз ишекләрен ачты. Киләсе елның җәендә тагын ике йорт авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә тапшырылырга тиеш. Яңа фатирга ия булган кешеләр ачкыч алган көнне үк биредә яши ала: кайнар су бар, җылылык бирелгән, матур обойлар ябыштырылган.
Бу көнне тантаналы шартларда йортны ачарга килгән җитәкчеләр Манековлар гаиләсендә дә кунак булды. Ике балалы гаилә әлеге фатирны «Тузган торак» программасы буенча ала. Мондый фатирга күченү аларның бик күптән көтеп алынган хыялы. Хәзер балаларның үз бүлмәләре.
- Элек 30 кв.метрлы баракта яшәдек. Кайнар су юк, бәдрәф урамда иде. Менә шушы 86 кв. м мәйданны биләүче 3 бүлмәле фатирда яшәрбез дип әле дә ышана алмыйбыз, - дип сөйли яңа фатир хуҗасы Эльвира Манекова.
2010 елдан бирле Мирный микрорайонында кулланышка 12 яңа йорт (874 фатир), гомуми мәйданы - 48 мең квадрат метр, тапшырылган. Бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча 663 гаилә, авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 2862 гаилә торак алырга чиратта тора.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев