Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган ягым гөлләр иле

Туган яктан да якынрак, газизрәк җир бар микән кеше өчен? Юктыр, мөгаен. Кеше кайда, нинди генә матур, бай җирдә яшәсә дә барыбер туган ягын сагына. Туган төбәккә мэхәббәт балаларда кечкенәдән, башта гаиләдә, аннары балалар бакчасында, аннары мәктәптә тәрбияләнә...

Бишнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 11 мартта уздырылган туган якны өйрәнүгә багышланган 3нче республика фәнни-эзләнү, проектлау һәм иҗади эшләр конкурсында балалар бакчасының зурлар группасында тәрбияләнүчеләр һәм 1-6 сыйныфлар укучылары катнашты. Конкурсны матур итеп ачып җибәргәннән соң, балалар секцияләргә таралыштылар. Барлыгы 5 секция эшләде: "Туган ягымның су ресурслары", "Туган ягым үсемлекләре", "Туган ягымда яшәүче хайваннар", "Туган ягымның тарихи урыннары", "Иҗади эшләр".

Конкурс мәктәбебездә өченче ел оештырыла. Быел катнашучыларнын географиясе тагын да киңәйде: Яшел Үзән, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кайбыч, Буа, Алексеевский районнары, Казан , Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре мәктәбеннән, районыбызның 17 балалар бакчасыннан килгән балалар көч сынаштылар. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бик игътибар белән тыңлады, сораулар бирелде. Жюридә районыбызның укытучылары һәм тәрбиячеләре, КФУ ның география һәм экология укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе, профессор И.Т.Гайсин,шул ук кафедраның өлкән укытучылары Н.В.Шигапова һәм Ф.З.Рафикова, Казан шәһәре мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы җитәкчесе Г.Р.Хәмитова, район мәгариф бүлеге методисты Е.В.Суховая булдылар.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үзенең туган ягына дан җырлады. Чишмәләр, күлләр, елгалар, урманнар һәм анда яшәүче җәнлекләр, мәчет, чиркәү, тарихи урыннар...

Укучылар төрле темаларны яктырттылар. Табигатькә дан җырлаудан тыш алар үз төбәкләренең атаклы кешеләре: агрономнар, урманчылар, җитәкчеләр, игенчеләр белән таныштырдылар. Сөйләп кенә калмыйча эзләнуләре, исәп-хисап ясаулары, өйрәнүләре, тестлар уздырулары турында да тәфсилләп аңлаттылар. Осиново бистәсенең 53 номерлы балалр бакчасыннан Михайлова Полина якташы батырлыгы турында бик матур итеп чыгыш ясап 1 урын яулады, Бишнә мәктәбеннең 2 сыйныф укучысы Закиров Айбулат туган авылы һәм курше авылларның чишмә су составын тикшереп анализ ясап курсәтте; Яшел Үзәннең 1 лицей укучысы Лебедев Роман Марий республикасының юкка чыккан куле турында бик матур чыгыш әзерләгән иде; Казан шәһәренең 141 мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Рафикова Алисә урман табигате узенчәлекләре белән таныштырды, Әтнәдән ел саен килеп катнашучы Бадиков Инсаф Әтнә хезмәтчәннәренә дан җырлады...

Дөрес, бу эшләрне әзерләргә, презентация ясарга балаларга укытучылар, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр дә булышкан. Комиссия һәм яшьтәшләре арасында чыгыш ясау, узеңнен өйрәнуләреңне исбатлау - бала өчен каршылыкларны җиңеп зур биеклек яулау. Шуның белән ул үз-үзенә ышану, кыюлык, тәҗрибә туплый. Төрле ситуациядә югалып калмау һәм аннан чыгу юлларын табу - бүген бала өчен мөһим нәрсә.

Конкурс озак дәвам итте. Тирләп - пешеп эшләгәннән соң катнашучылар тагын бергә җыелдылар. Жюри һәр секцияне аерым билгеләп үтте. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Катнашучыларның барысына да сертификатлар һәм эшләре бастырылган җыентык тапшырылды.

Республикабызның төрле районнарыннан җыйналган балалар узара аралаштылар, узләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар. Ел саен очрашучылар дуслашып та өлгерделәр.

Шундый матур чара уздырганнан соң күңелдә ниндидер бер рәхәтлек хөкем сөрә. Яңа дуслар белән танышу, балаларның матур чыгышларын тыңлау, аларның уңышларына куану - укытучы өчен шуннан да рәхәт нәрсә бар икән? Шушы чараны оештырган һәм югары дәрәҗәдә уздырган мәктәбебез коллективына: укытучыларга, тәрбиячеләргә, техник хезмәткәрләргә мин зур рәхмәтлемен. Конкурсны оештыруда безгә ярдәм курсәткән иганәчебез Ключи авылында эшләп килгән "Индюжина" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Мадъяров Илнур Нәфыйк улына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Авылыбызның башлыгы Фәтхуллин Илгиз Мәгүсум улына конкурс уздырганда күрсәткән ярдәме өчен без бик рәхмәтлебез. Бары тик бергә дус, тату эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.

Зөлфия Сабирова, Бишнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев