Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туберкулезлы ике кешене мәҗбүри дәвалаячаклар

Туберкулезның нинди йогышлы һәм бик тә мәкерле авыру булуын күбебез яхшы белә. Әлеге авырулар яшәүчеләргә дә аерым куркыныч тудыра. Шуңа күрә әгәр дә алар үз теләкләре белән туберкулезга каршы диспансерда дәваланырга теләми икән, аларга карата законлы гамәлләр кылына.

-2001 елда чыгарылган федераль законга ярашлы рәвештә туберкулезның йогышлы формасы белән авырган кешеләр санитария-эпидемиология режимны бозсалар һәм дәваланудан баш тартсалар, алар махсус медицина учреждениесенә мәҗбүри дәвалануга салына алалар, - дип аңлата моны Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова. - Яшел Үзәндә андый фактлар булды. Ике кеше - Светлана Иванова һәм Расыйх Сәмигуллин (исем-фамилияләре үзгәртелеп бирелә) диспансерга кереп дәваланудан баш тарткач, прокуратура судка административ иск белән мөрәҗәгать итте.

Прокуратура искы буенча әлеге законга буйсынмаучы ир белән хатынга карата суд үзенең карарын чыгарган, ягъни канәгатьләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев