Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төтене дә агулы

17 ноябрь - тәмәкедән баш тарту көне. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уздырган сораштыруларга караганда, Россия тәмәке куллану буенча дөньяда беренче урында тора. Илдә 43,9 миллион кеше тәмәке тарта һәм бу халыкның 40 процентын тәшкил итә. Ел саен тәмәке куллануга бәйле авырудан 500 меңгә (!) кадәр кеше үлә. Халыкның 35 проценты...

17 ноябрь - тәмәкедән баш тарту көне. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уздырган сораштыруларга караганда, Россия тәмәке куллану буенча дөньяда беренче урында тора.

Илдә 43,9 миллион кеше тәмәке тарта һәм бу халыкның 40 процентын тәшкил итә. Ел саен тәмәке куллануга бәйле авырудан 500 меңгә (!) кадәр кеше үлә.
Халыкның 35 проценты диярлек эш урынында тәмәке төтене суларга мәҗбүр. Ә ул исә бик тә агулы, яман шеш авыруына сәбәпче булуы гына да ни тора.
Фәнни мәгълүматларга караганда, тәмәкене теләсә кайсы яшьтә ташларга була һәм ташларга кирәк тә. Никадәр иртәрәк ташласаң, шулкадәр яхшырак, әлбәттә.
Тәмәкенең зыянын әйтеп бетерерлек түгел: авырганда өзлектерә, дәвалануны катлауландыра, химиотерапия тәэсирен киметә. Мундштук, фильтр һәм башка җайланмаларга өмет багларга ярамый. Тәмәкенең яхшысы юк һәм булмаячак.
«ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ биргән материалларга нигезләнеп әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250