Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрәзәләр – өйнең күзләре

Ялтырап торган тәрәзәле өй бик матур була. Тәрәзәләр аша фатирыгызга бөтен нәрсәне җанландырып җибәрүче кояш нурлары керә. Менә шуңа күрә тәрәзә пыялаларыгыз үтә дә чиста булырга тиеш.

Тәрәзә юарга керешкәндә башта йомшак чүпрәк белән тузанын сөртегез. Аннары нашатырь спирты (бер литр суга бер аш кашыгы) салынган җылы су белән рамнарны һәм тәрәзә төпләрен юыгыз. Сабын һәм сода кушмагыз, ул буяуның төсен ала. Аларны юып-корытып сөрт­кәч, пыялаларга тотыныгыз. Рамның почмакларын аеруча җен­текләп чистартыгыз. Моның өчен очына чүпрәк кисәге чорналган нечкә таякчык файдаланырга мөмкин.
Пыялаларның алдан – өскеләрен, аннары аскыларын юалар. Эз калмасын өчен пыяланы аркылыга-буйга сөртегез. Суны ешрак алыштырыгыз, чөнки пычрак судан таплар кала.
Тәрәзәне салкын су белән юарга кирәк, суга, нашатырь спиртыннан тыш, серкә дә салырга мөмкин. Юганнан соң, мамыгы калмый торган ныклы чүпрәк, яисә бөтәр­ләнгән гәзит белән сөртеп ялтыратырга була. Әгәр пыяла бик пычрак булмаса, суга аз гына бәрәңге оны салып бол­гатып, шуның белән сөртегез, ул пыяланы тагын да яхшырак ялтырата.
Тәрәзәне бервакытта да якты кояш нурлары төшеп торганда юмагыз, чөнки корытып өлгергәнче кояш пыяланы киптерә, шунлыктан пыялада салават күпере төсле таплар кала. Яңгыр яуганда да юарга ярамый, чөнки дымлы һавада пыяланы корыганчы сөртеп булмый.

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев