Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәртип яшьнәп яшәгән яшьләр кулында

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге базасында "Мәгариф учреждениеләрендә хокук саклау буенча яшьләр хәрәкәтен үстерү" темасына багышланган семинар-киңәшмә булды. Чараны Яшел Үзәннең "Форпост" үзәге белән берлектә яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырды. Аңа уку йортлары җитәкчеләре дә чакырылды.

"Форпост" үзәге директоры Ирина Маршалина яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләде. Район һәм шәһәрдә бу эштә 90 кеше катнаша. Аеруча ИЭУП филиалы, механика көллияте, медучилище студентлары, дүрт мәктәп укучылары активлар рәтендә.

Семинарда катнашучылар фикерләрен уртаклашты, перспектив юнәлешләрне билгеләде. Эчке эшләр бүлеге яшьләр хәрәкәте үсешенә ярдәм күрсәткән өчен тәрбия эше буенча директор урынбасарлары - механика көллиятеннән Наталья Милицинаны, ИЭУиПдан - Аннан Балялинаны, 3нче гимназиядән Лала Науменконы, 7нче мәктәптән Ольга Цветкованы, А.С.Пушкин исемендәге лицейдан Регина Александрованы бүләкләде.

Фотода: Балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе полиция подполковнигы Игорь Барсков 7нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Цветковага Рәхмәт хаты тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X