Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Транспорт салымы гамәлдән чыгарга мөмкин

2016 елдан транспорт салымы гамәлдән чыгарга мөмкин. Россия Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисе Евгений Москвичев шундый тәкъдим белән чыкты.

Транспорт салымы турында имеш-мимешләр күптәннән йөри инде. Россия Хөкүмәтенең дә үзгәрешләр булачагы турында берничә тапкыр җиткергәне булды. Узган ел Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Финанс министрлыгы транспорт салымы урынына экологик салым кертү турында да килеште.

- Бүген транспорт салымын Россиянең 45 млн. чамасы кешесе түләргә тиеш, - ди Москвичев. - Ләкин чынбарлыкта шуның яртысы гына җыела. Салымны гамәлдән чыгарып, ягулык өчен өстәмә акциз гына кертергә кирәк.

Материал intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X