Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Гидрометеорология үзәге 36 градуска кадәр аномаль эсселек турында кисәтте

ТР Гидрометеорология үзәге куркыныч метеорологик күренеш — аномаль эсселек турында шторм кисәтү игълан итте.

Якын көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9 һәм аннан да күбрәк градуска артып китәчәк, дип хәбәр ителә.

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы якшәмбегә, 27 июньгә кадәр сакланачак. 23 июньнән 27 июньгә кадәр һава температурасы +31 - +36 градуска кадәр җитәчәк.

Чәршәмбе - 23 июньдә, пәнҗешәмбе - 24 июньдә, Татарстан югары атмосфера басымы астында булачак. Атмосфера фронтлары якынаю сәбәпле, республиканың аерым районнарында көндезге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак. Төнлә 16-22 градус, көндез — +30 - +35 градус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев