Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР да яшәүчеләр Болгар һәм Зөядә чәк-чәк, шарлар фестивальләре үткәрергә тәкъдим итә

Зөя һәм Болгар өчен вакыйгалы туризм буенча иң яхшы идеяләргә конкурс дәвам итә Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре өчен вакыйгалы туризм буенча иң яхшы идеяләргә конкурс дәвам итә.ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтан соң, туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләвенчә, хәзер актив рәвештә гаризалар кабул ителә. Идея турында...

Зөя һәм Болгар өчен вакыйгалы туризм буенча иң яхшы идеяләргә конкурс дәвам итә

Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре өчен вакыйгалы туризм буенча иң яхшы идеяләргә конкурс дәвам итә.ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтан соң, туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләвенчә, хәзер актив рәвештә гаризалар кабул ителә.

Идея турында сөйләү өчен туризм буенча дәүләт комитеты сайтына куелган махсус баннерга керергә кирәк. Шулай ук "ВКонтакте" һәм Facebook социаль челтәрләрендә "ТР туризмы өлкәсендә яңа проектлар" төркемнәре ачылды. Анда нинди идеяләр тәкъдим ителүен карарга, фикер алышырга, үз фикеренне белдерергә мөмкин.
"ТР да яшәүчеләр Болгар һәм Зөядә чәк-чәк, шарлар һәм этник фестивальләр үткәрергә тәкъдим итәләр, - диде С.Иванов. Татарстанлыларны конкурста актив катнашырга чакырам". Иң яхшы идея өчен бүләк - ике кеше өчен ТР буенча 4 көнлек сәяхәт.
Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә, дип билгеләп үтте С.Иванов. Аннары эксерт советы иң яхшы 10 гаризаны сайлап алачак һәм аларга республикалылар тавыш бирәчәк.
1 майда Болгар һәм Зөядә туристлык сезоны ачыла. Бу көнне, шулай ук май бәйрәмнәрендә кунаклар өчен махсус программа, очрашулар әзерләнгән, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев